Паспорт тапшыру тантанасы узды.

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

9 декабрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советында яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы узды. Теләче районыннан ике укучы катнашты: Олы Нырсы урта мәктәбеннән Семенов Д.Н Һәм Алан урта мәктәбеннән Гатауллин Л.. Паспортларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Председателе Фарид Мухаметшин тапшырды. Бу көнне балаларга һәм аларның әти-әниләренә Дәүләт Советы буенча экскурсия оештырылды. Тантанада Татарстан Республикасы федераль миграция хезмәте җитәкчесе Артем Кузнецов, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима һәм шулай ук Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International