9 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина борынгы йолаларны, гореф – гадәтләрне балаларга тапшыру максатыннан Олы Кибәхуҗа “Шатлык” балалар бакчасында “Каурый өмәсе” үткәрде. Бәйрәм милли уеннар, җырлар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Алар әлеге бәйрәмнән бик канәгать калдылар.