Мәдәни - белем бирү проекты.

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

11 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Иҗтимагый педагогик технологияләр һәм ресурслар институты базасында «Диалог культур в современном образовательном пространстве» темасына мәдәни-белем бирү проекты үткәрелде. Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясендә Теләче муниципаль районы  мәгариф үзәгенең милли белем һәм хезмәттәшлек буенча методисты Х.М.Җиһангараева, № 1 Балалар бакчасы җитәкчесе А.Н. Дәүләтшина, Балалар иҗат үзәге җитәкчесе З.Ш. Мәхмүтшина һәм Теләче урта гомумбелем мәктәбенең  милли белем буенча директор урынбасары Д.Г. Фәтхрахманова катнашты. Алар балаларда  халыкара аралашу культурасын тәрбияләүгә, халыкара  дуслыкны  ныгытуга багышланган күпкырлы   тәҗрибә үрнәкләрен өйрәнеп кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International