Билбау көрәше буенча 6 нчы Бөтенроссия турниры булып үтте

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

10-11 декабрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең “Дружба” спорт комплексында 1998-2000 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча 6 нчы Бөтенроссия турниры булып үтте.

Халыкара  бәйге статусына ия булган мәртәбәле ярышта Казахстан, Үзбәкстан, Башкортстан Республикасыннан килгән яшь көрәшчеләр дә көч сынашты.

Җәмгысе 120 көрәшче бил алышкан турнирда безнең районнан Гүзәлия Гыйниятуллина да (тренеры абыйсы Илдар Гыйниятуллин) катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Ул 45 килограммга кадәр кызлар арасында ирекле стильдә бил алышып икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International