Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа елга әзерлек иң күңелле традицияләрнең берсе булып тора. Бу уңайдан укучыларыбыз бәйрәмгә концерт номерлары әзерли башлады инде,классларны бизәү дә актив дәвам итә, шулай ук кардан сыннар ясауга да алар җитди карады, чөнки мәктәбебездә “Карлы могҗиза” конкурсы игълан ителде. Ә бүген сыйныфлар берләшеп әзер сыннарны буярга чыктылар. Тиздән мәктәбебез ишегалды әкият иленә әвереләчәк.