“ Китап белән дус икәнсең, бер шатлык, бер ямь бит ул”

2015 елның 18 декабре, җомга

“ Китап белән дус икәнсең, бер шатлык, бер ямь бит ул” дип исемләнгән әдәби акция кысаларында Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова урамда үтеп баручыларга мөрәҗәгать итеп, берәр шигырьдән яисә күңелеңә якын булган берәр әсәрдән өзекне кычкырып укуны тәкъдим итте. Һәркем күңеленә хуш килердәй юлларны сайлап шигърият дөньясына атлады. Мәхәббәт, Туган ил, туган җир, табигать, яшәеш, кеше язмышы турындагы шигырьләрне чын күңелдән  үзләре булдыра алганча сәнгатьле итеп укырга тырыштылар. Бу әдәби  марафонда олылар да, яшьләр дә, балалар да теләп катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International