«Правила движения достойны уважения»

2015 елның 18 декабре, җомга

17 декабрь көнне Шармыш авыл китапханәсендә балалар арасында юл - транспорт фаҗигәләрен кисәтү максатында «Правила движения достойны уважения» дип исемләнгән чара үткәрелде. Уен формасында барган чарада башлангыч сыйныф укучылары юл билгеләре белән таныштылар, табышмакларның җавапларын таптылар, тест сорауларына җавап бирделәр, уеннар уйнадылар, Р.Валеева һәм Р.Кутуйның китапларын укып, укыганнары буенча фикер йөрттеләр. Транспортка утырганда, транспортта барганда, аннан чыкканда үз-үзеңне тоту турында әңгәмә кордылар, урамда, юлларда хәфевсезлек чаралары турында сөйләштеләр.  Балалар шулай ук юл фаҗигәләре вакытында беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәнергә тырыштылар. Чараның соңында «Правила движения достойны уважения» исемле презентация күрсәтелде. Мондый чаралар балаларда бер –берсенә ярдәмләшү, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләргә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International