Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар да, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр дә дәүләтебез тарафыннан игүтибар үзәгендә. Шул уңайдан безнең мәктәптә 1декабрьдән 10 декабрьгә хәтле Инвалидлар Декадасы итеп игълан ителде. Класс җитәкчеләр семинарында эш планы төзеп расланды.
Кичәгә күп балалы әниләр дә чакырылган иде. Кичәдә әниләр-әбиләр турында җырлар, шигырьләр янгырады. Әниләр балалары белән горурланып утырдылар. Бәйрәмнән бик канәгать булып өйләренә таралыштылар.
Укучылар әниләргә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кичә бик матур һәм эчтәлекле булды. Әти-әниләр дә балаларының чыгышларына сокланып карап утырдылар. Аларның чыгышлары әниләрнең күңеленә хуш килде.
Аларны бәйрәм белән котланды, укучылар алар хөрмәтенә үзләренең җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Кичәбез чәй табыны артында дәвам итте.
Киңәшмәне мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С. Иксанов уздырды. Кинэшмэдэ шулай ук Телэче муниципаль районы Башкарма комитетынын юридик булеге житэкчесе Емельнов Юрий Иванович та катнашты.
Чарада матур җырлар, шигырьләр, котлау сүзләре яңгырады.Әниләре турында һәр укучы бары тик җылы сүзләр генә әйтте. Соңыннан балалар үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.
1 декабрь көнне Баландыш авыл җирлегендә граҗданнарны бердәм кабул итү көне уңаеннан 8.00 -12.00 сәг.кә кадәр авыл җирлеге башлыгы тарафыннан гражданнар кабул ителде.
1 декабрьдән Олы Мишә урта мәктәбендә инвалидлар ункөнлеге башлана. Быелгы декада “Игелек кыл!” акциясе кысаларында үткәрелә. Шул уңайдан бүген, 1 декабрьдә “Йөрәктән-йөрәккә” исемле класс сәгате булды. Укучылар белән мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек турында фикер алышулар уздырылды, янәшәдәге физик мөмкинлекләре чикләнгән иптәшләренә, дусларына карата игътибарлы булырга кирәклеген тагын бер кат искә төшерелде.
28 ноябрь көнне район мәдәният йортында район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сердәш» халык театры коллективы Аяз Гыйләҗевның «Яра» повесте буенча Мансур Гыйләҗев тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакле белән чыгыш ясадылар.