28нче ноябрь көнне Айдар башлангыч мәктәбендә “Әниләр көне”нә багышланган класстан тыш чара үткәрелде. Чарада матур җырлар, шигырьләр, котлау сүзләре яңгырады.Әниләре турында һәр укучы бары тик җылы сүзләр генә әйтте. Соңыннан балалар үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.