ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Китап-  тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә сердәш тә. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Балаларга кулларына китап алган вакытта аны дөрес куллана белергә, китапка кадерле әйбер итеп карый белергә өйрәтергә китрәк. Китап белән эш иткәндә бала борчылырга һәм шатланырга өйрәнә. Безгә Иске –Җөри балалар бакчасына кунакка мәдәният китапханәсендә эшләүче Гильмутдинова Рузалия керде. Ул безгә балалар өчен кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Балалар бик теләп китаплар белән кызыксындылар. Яңа китаплар арасында алар үзләренә таныш булган әкиятләрне очраттылар . Шулай ук Рузалия апалары китапларны сакларга, ертмаска кирәклеген балаларга аңлатты.

Бу эштә балалар белән иртәнге гимнастика ясау зур урын алып тора. Иртәнге гимнастикага озак вакыт бирелмәсә дә,ул бала организмына бик яхшы тәэсир итә.   

          Безнең балалар бакчасында да көн иртәнге гимнастикадан башлана. Иртәнге комплекслы сәламәтләндерү күнегүләре балаларның кәефләрен күтәрә,шуңа күрә аны тәрбияләнүчеләребез зур теләк белән ясый. 

Укуның соңгы көнендә утырыш үткәрелде. Утырышта Палатаның составына үзгәрешләр кертү буенча сораулар каралды.


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

“Гром”лылар  шушы көннәрдә генә Питрәч командасын 5:3, Казанның "Прайд" хоккей командасын 5:2 исәбе белән җиңгәннәр. Җиңүләр белән беррәттән әлбәттә җиңелүләр дә була.

Концерт программасы бик тирән әчтәлекле һәм кызыклы иде. Шулай ук әлеге төркемдә Венера Ганиева классында белем алучы 1 нче курс студентлары да катнашты. Концерттан тамашачы бик канәгать булып калды.

Фольклор коллективы "Яшь киленгә чишмә юлын күрсәтү" йоласын сәхнәләштерде, татар халык җырлары һәм биюләре башкарылды. Тамашачы Ямбулатлар чыгышын яратып карады.

Иске Жөри мәдәният йортында китапхәнә белән берлектә «Халыклар бердәмлеге» дип исемләнгән күргәзмә һәм түгәрәккә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балалар төрле милләт халкының киемнәре, гөреф-гадәтләре белән таныштылар.

Бу спектакль Олы Мәтәскә, Югары Мәтәскә һәм Ямбулат мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә куелачак. Ноябрь ахырында "Сөйдергеч бөтие" комедиясы белән шушы авылларда да чыгыш ясау көтелә.

2015 елның 17 ноябрендә 10.00 сәг. Теләче муниципаль район Башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов катнашында “Сэт иле”-“Теләче” филиалы һәм бүлекчә җитәкчеләре катнашында киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә терлекчелек (сөт саву, бозау алу, терекләрне каплату) һэм авыл хуҗалыгы машиналары ремонты барышы сораулары каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International