ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

11 ноябрь  көнне Олы Нырсы мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә, Олы Нырсы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Дин һәм без» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чарага авылыбызның өлкән кешесе Губайдуллин Гарифулла абый чакырылды. Ул балаларга дин, диннең әһәмияте турында сөйләде.

10 ноябрь көнне Олы Нырсы мәдәният йортында бию берләшмәсенә даими йөрүчеләр белән әниләр көне уңаеннан, үткәреләсе чарага репитиция үткәрелде. Әлеге берләшмәгә барлыгы 12 бала йөри. Биюче кызларыбыз мәдәният йортында үткән барлык чараларда да актив катнашалар. Бию берләшмәсен Алабуга мәдәният  агарту училищесының 2 нче курс студенткасы Саляхова Энҗе җитәкли.

Кеше сәламәтлеге – һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен дә һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак. Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе. Югары Мәтәске авылы клубында «Спорт сәламәт яшәү рәвеше» дигән девиз астында спорт ярышлары үткәрелеп тора. 11 ноябрь көнне уздырылган спорт  уеннарында  да яшьләр актив катнаштылар.

Олы Мәтәскә мәдәният йортында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" фестиваль-конкурсына әзерлек бара. Безнең фольклор коллективы тамашачыларга "Тула басу өмәсе" күренешен тәгъдим итәчәк.

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар.  9 ноябрь көнне Югары Мәтәске авылында «Шаян сәхнә» берләшмәсенә йөрүче  балалар белән татар халык уеннары уйналды. «Түгәрәкле» һәм «Наза» уеннарын алар яратып уйнадылар.

Олы Мишә авылы мәдәният йортында  «Ләйсән» бию берләшмәсенә йөрүче балалар  белән репетиция уздырылды.  Алар «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» фестиваль конкурсына  яңа бию өйрәнәләр.

Олы Мәтәскә мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан Р.Җиһаншинаның "Сөйдергеч бөтие" дип исемләнгән комедиясенә репетиция бара. Бу спектакль Олы Мәтәскә, Югары Мәтәскә һәм Ямбулат мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә куелачак. Ноябрь ахырында "Сөйдергеч бөтие" комедиясы белән шушы авылларда да чыгыш ясау көтелә.

    7 ноябрь көнне Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләренең чакыруы буенча, ерак араларны якын итеп, Зифа Кадырова үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга килде. "Күңел җылым сезне җылытсын" дип исемләнгән, күптән көтелгән әлеге очрашуны Айдар авыл җирлеге белән берлектә китапханәче Алсу Фаляхова һәм мәдәният йорты директоры Резедә Фаляховалар оештырды. Зифа ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның бик күп сорауларына җавап бирде. Бик күпләр язучының автограф белән китапларын сатып алдылар.

Татарстанның халык артисты Сөләйман Йосыпов исемен йөртүче Алан авылы мәдәният йортында «Моңнар кайтсын авылга»  татар җырын һәвәскәр башкаручылар II нче ачык иҗат фестивале үткәрелде. Бу мәдәни проект Сөләйман Йосыповның 90 яшьлек юбилеена, аның якты истәлегенә багышланды. Ачык фестиваль булганлыктан бу иҗади проектта Алан җирлеге һәвәскәр җырчыларыннан тыш, Олы Мәтәскә,Теләче авылы җирлекләреннән җырчылар катнашты. Һәр башкаручының чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Фестивальдә катнашучыларга мөхтәрәм жюриның карары белән Дипломант,Лауреат мактаулы исемнәре һәм спонсорларның истәлекле бүләкләре  тапшырылды.

6 ноябрь көнне районыбызда «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» фестиваль конкурсы башланып китте. Иң беренчеләрдән булып фестиваль Айдар җирлегенә кергән мәдәният йортларында  узды.  Бу җирлеккә керүче Субаш авылы клубы үзэшчәннәр коллективы бу конкурста актив катнаштылар. «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле «Покрау» бәйрәменнән өзек күрсәттеләр. Аннан тыш концертта матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле сәхнә күренешләрен дә күрергә була иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International