4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шул унайдан Шармыш авылы клубында яшьләр белән берлектә «России мужества не занимать» дип исемләнгән кичә уздырылды. Очрашуның төп максаты булып үсеп килүче яшьләрне безнең тынычлыгыбыз өчен көрәшкән батырларыбыз белән таныштыру, аларны онытмау, хөрмәт итү иде.
Шәтке авылы китапханәсендә 3 ноябрь көнне , "Сәнгать төне" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Китапханәдә сәнгать төне" дигән кичә үткәрелде. Шәтке авылы китапханәсендә дә китап укучылар үзләренең иҗади тырышлыкларын сынап карарга җыелдылар. Кичә түбәндәге программа буенча барды.
1. Китапханә буйлап экскурсия
2. Түләүсез интернет
3. "Шигырь язабыз" дигән конкурс (китап укучылар үзләрен шагыйрь ролендә тойдылар)
4. Әдәби коктейль( мәдәният йортында чәй һәм кофе өстәле)
7 нче ноябрь көнне Алан авылы мәдәният йортында "Моңнар кайтсын авылга" фестиваль-конкурсында Олы Мәтәскә мәдәният йортыннан узешчәннәребез Илзирә Валиуллина, Рәфилә һәм Инзилә Камалиевалар катнашып диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.
Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре Низамова Сөмбел һәм Назипова Миләүшә "Уятмакчы булсаң, халык күңелләрен" дигән фестивальгә әзерлек эшләре алып баралар. Берләшмәгә йөрүче балалар белән биюләр өйрәнелде, сценарий төзелде, сәхнәне бизәү эшләре башланды.
4 ноябрь – Бердәмлек көне уңаеннан Ачы мәдәният йортында балалар белән рәсем конкурсы оештырылды. Конкурста катнашкан һәр балага ахырдан бүләкләр тапшырылды.
Районыбызда «Уятмакчы булсаң халык куңелләрен» дип исемләнгән фестивальгә старт бирелде. Аны Айдар җирлеге узешчәннәре башлап җибәрде. Фестиваль үз эченә авыл халкы көче белән оештырылган концерт программасын һәм фольклор күренешне күрсәтүне бурыч итеп куйган иде. Айдар авыл җирлегенә кергән Айдар мәдәният йортында әлеге чара күтәренке рухта узды. Катнашучылар арасында яше- карты һәм балаларның чыгышы әзерләнде.
6 ноябрь көнне Әбде мәдәният йортында караоке- кичә үткәрелде. Кичәдә туган якка , туган авылга , якын дусларга багышланган җырлар башкарылды. Кичә азагында Дима Семёнов үзенең җырларын башкарды.
5 ноябрь көнне Әбде мәдәният йортында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен " дигән фестиваль конкурска әзерлек репетицияләре уздырылды.
Уен барышында балалар бик кызыксынып табышмакларга җаваплар таптылар, Көзсылуның сорауларына җаваплар бирделәр. Китапханә мөдире аңлаешлы һәм үтемле итеп көзге сынамышлар белән таныштырды. Биредә алар көз айларын исләренә төшерделәр, шулай ук урман җәнлекләре – тиен, куян, аю һәм керпенең көзне ничек каршылаулары турында белделәр.
Аңа 95 яшь тула. Шул уңайдан, ветеранны тәбрик итәргә Екатериновка авылына район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин, район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов килде. Алар сугыш ветераны белән аралашып, истәлек бүләкләрен тапшырды.