Буген без Олы Мэтэскэ балалар бакчасында балалар белэн «Янгын куркынычсызлыгы» темасына энгэмэ уткэрдек.Ут чыгу куркынычы булган эйберлэр белэн сак эш итэргэ кирэклеген искэ тошердек, янгын чыкканда узлэрен дорес тотарга кирэклеген анлаттык. Шулай ук безнен балалар район кулэмендэ оештырыла торган «Янгынга каршы»рэсем конкурсына рэсемнэр ясадылар.
2015 елның 12 ноябре көнне 15 кешедән торган район хуҗалыклары инженерлары Авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры И.Р.Баев җитәкчелегендә Балтач муниципаль районының Труд хуҗалыгында “Авыл хуҗалыгы техникаларының оешкан төстә 2016 ел кыр эшләренә әзерләү” буенча республика зона киңәшмәсендә катнаштылар.
Киңәшмә кысаларында педагог-психолог Зиннатова И.Н. тәрбиячеләрне балаларның мәктәпкә әзерлеге буенча диагностиканың гомуми нәтиҗәләре белән таныштырды.Аерым биремнәрдә булган уртача кәрсәткечләрне күтәрү максатыннан ,тәрбиячеләргә балалар белән индивидуаль һәм төркемләп эш алып бару өчен киңәшләр бирде.
2015 елның 12 нче ноябрь көнне «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре районыбызның узәк ял паркында балалар белән «Үзебезнең табигатьне саклыйк» дигән темага әңгәмә уткәрделәр.
Әлеге теманың максаты: балаларга табигатьне пычратмаска, матур итеп сакларга, аны яратырга һәм табигатькә хөрмәт хисләрен уяту иде.
Бу көннәрдә театрның гастрольләре дәвам итә. Нина Гернет әсәре буенча (Миләүшә Галявиева-Габдрахманова тәрҗемәсе) куелган “Дорофей маҗаралары” спектакле 12 ноябрь көнне Олы Мәтәскә һәм 14 ноябрь көнне Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортларында күрсәтеләчәк.
Төрле материаллардан бүләкләр әзерлиләр. Бигрәк тә зур кзыксыну белән бу түгәрәккә малайлар йөри. Алар агач материаллар, пыяла, төрле буяулар һәм башка материаллар белән эшләргә өйрәнәләр. Күргәзмәлек өчен бик матур табуреткалар инде әзерәп куйганнар.
Аларга янгын чыгуга каршы аңлату эшләре алып барылды һәм янгын сүндерү җайланмалары да бирелде.
Шулай ук балаларга, матди ярдәм күрсәтүче “Наз” фондыннан кайткан, яңа кышкы аяк киемнәре таратылды.
10нчы ноябрьдан 19 нчы ноябрьга кадәр Олы Нырсы мәктәбендә, Мәгариф министрлыгы тарафыннан җибәрелгән биремнәр буенча, барлык фәннәрдән дә 1 чирек өчен контроль эшләр үткәрелә.
Ноябрь ае Олы Мишә урта мәктәбендә әхлак тәрбиясе айлыгы дип игълан ителде. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары белән “Әдәп төбе- матур гадәт” дигән темага сыйныф сәгате узды. Бу сыйныф сәгатендә яшь буынга кешеләргә, үзенең якыннарына, сыйныфташларына карата игьтибарлы, ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга кирәклеге өйрәтелде, әдәпле сөйләм күнекмәләре булдырылды. Укучыларга яхшы һәм күркәм гадәтләрне кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәклеге аңлатылды. Тел, сүз, сөйләм әдәбе турында халкыбызның бик күп мәкальләре искә төшерелде. Әдәплелеккә карата хикәләр укып анализланды, төрле уеннар уйналды. Һәрвакыт тәмле телле, әдәпле, тәрбияле , шәфкатьле булып калыйк!
11 ноябрь көннеКазанның «Баско» бозсараенда Теләче-Сокол(Казан) командаларыарасында Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасыКубогыначираттагыуенбулып узды. Уен 4:3 Теләче командасыфайдасына төгәлләнде.