8 ноябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында Рәсим Низамов һәм Айгөл Бариевалар конөерты булды. Авыл халкына концерт бик ошады.
11 ноябрь көнне Олы Нырсы мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә, Олы Нырсы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Дин һәм без» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чарага авылыбызның өлкән кешесе Губайдуллин Гарифулла абый чакырылды. Ул балаларга дин, диннең әһәмияте турында сөйләде
Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе. Югары Мәтәске авылы клубында «Спорт сәламәт яшәү рәвеше» дигән девиз астында спорт ярышлары үткәрелеп тора. 11 ноябрь көнне уздырылган спорт уеннарында да яшьләр актив катнаштылар.
Әлеге берләшмәгә барлыгы 12 бала йөри. Биюче кызларыбыз мәдәният йортында үткән барлык чараларда да актив катнашалар. Бию берләшмәсен Алабуга мәдәният агарту училищесының 2 нче курс студенткасы Саляхова Энҗе җитәкли. Укучылар берләшмәгә бик теләп йөриләр.
Безнең фольклор коллективы тамашачыларга "Тула басу өмәсе" күренешен тәгъдим итәчәк.
Отдел территориального развития и инвестиционной деятельности Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района напоминает, что прием заявок на участие в конкурсном отборе субъектов малого и среднего предпринимательства Республики Татарстан для предоставления государственной поддержки в форме субсидий по программе «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» осуществляется до 16 ноября 2015 года.
Әлеге чарада сүз милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек турында барды. Балаларга презентация күрсәтелде, алар “Дуслык” викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Иң күп җавап бирүчегә истәлекле бүләк тапшырылды.