Айдар авылы китапханәсенең яшүсмер китап укучылар Шавалеева Г., Хазиева Э., Багаутдинова Г. үзләренең яратып укыган әсәрләре буенча төрле иллюстрацияләр ясап, әлеге республика күләмендә оештырылган рәсем конкурсында катнаштылар.
Уен барышында балалар бик кызыксынып табышмакларга җаваплар таптылар, Көзсылуның сорауларына җаваплар бирделәр. Китапханә мөдире аңлаешлы һәм үтемле итеп көзге сынамышлар белән таныштырды. Биредә алар көз айларын исләренә төшерделәр, шулай ук урман җәнлекләре – тиен, куян, аю һәм керпенең көзне ничек каршылаулары турында белделәр.
2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан Республика балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан “Китап битләрен актарганда” дип аталган иллюстрацияләр конкурсы үткәрелә. Бу конкурста Шармыш авыл китапханәсе китап укучысы Светлана Терентьева катнашты. Ул А.С.Пушкинның “Барышня - крестьянка” әсәренә иллюстрация ясады һәм рәсем конкурс комиссиясенә җибәрелде.
2015 елның 7 ноябре көнне «Төнге хоккей лигасы 18+» фестивале кысасында «Теләче» һәм «Азнакай» командалары арасында хоккей уеннары узды. Уен нәтиҗәсе: 13:0 – “Теләче”командасыфайдасына.
Язгы кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле.Барлык район хужалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр.
Районнын хужалыкларына чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны агымдагы елның 1 апреленә хэтле, азык эзерлэу комбайннарын-10 майга хэтле, урып-жыю техникасын, икмэкне чистарту машиналарын, аралау линияларын хэм киптеру машиналарын 1 июльгэ хэтле әзерләп бетерүне тәэмин итү бурычы куелган.