ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
7 ноябрь көнне Максабаш  авыл китапханәсендә,  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау уңаеннан башлангыч класс укучылары белән “Сәламәт яшәү рәвешен сайлыйк!” исемле рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар үзләренең рәсемнәрендә сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәклеген чагылдырдылар
6 ноябрьдә Олы Мишә урта мәктәбендә I чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналарны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хамидуллина Р.Ф укыту һәм тәрбия эше торышы белән таныштырды. Шулай ук  быелгы уку елында булачак имтиханнардагы үзгәрешләр,  балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтү  мөмкинлеге турында сөйләп үтелде. Әти-әниләргә ачык дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда катнашырга тәкъдим ителде.
Уенда “Көчлеләр” һәм “Батырлар” командалары көч сынашты. “Иң кыюлар” эстафетасында, “Керпе” уенында, “Канат” тартуда һ.б уеннарда балалар актив катнаштылар. Бу уеннарда “Батырлар” командасы җиңү яулады.
Күргәзмәгә авторның әсәрләре куелды. Ул 20 китап авторы. Аның әсәрләрен укучылар бик яратып укыйлар.
Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә,дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы,чөнки әлеге уеннар аша балв әхлакый- этик кагыйдәләр белән ташыша башлый.Безнең балалар бакчасында да бармак уеннарын үткәрүгә зур игътибар бирелә.Бармак уеннары-өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булы
Бу атна эчендэ балалар бакчасында янгынга каршы саклану чаралары,кагыйдәләр ныгытылды,балалар, хезмәткәрләр белән әңгәмәләр, рәсем буенча конкурслар үткәрелде,эвакуацион керү-чыгу юллары тикшерелде, күнегүләр үткәрелде.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Домолазова И.Ф. балаларга Халыклар бердәмлеге көне, Татарстан Республикасы Конституциясе көне, Хәрби дан көне турында сөйләде. Китапханәче Никитина Н.П. китаплар күргәзмәсе оештырып балаларны республиканың төп законы һәм дәүләт символлары белән таныштырды
Бу олимпиадаларда бүген безнең мәктәп балалары да рус теленнән башка мәктәп укучылары белән көч сынаша. Аларга уңышлар телибез.
Көз...  Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! Безнен Олы Мэтэскэ бакчабыз балалары да бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр кулҗтурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар.  9 ноябрь көнне Югары Мәтәске авылында «Шаян сәхнә» берләшмәсенә йөрүче  балалар белән татар халык уеннары уйналды. «Түгәрәкле» һәм «Наза» уеннарын алар яратып уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International