Атналык хәрәкәт режимын тормышка ашыру максатыннан Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә һәр тәнәфес саен физкульт паузалар үткәрелә.Укучылар ике төркемгә бүленеп төрле типтагы хәрәкәт күнегүләре башкаралар.Бу эш балаларның сәламәтлеген генә ныгытып калмый,аларда чыдамлылык,ихтыр көче тәрбияли.
Алан авыл китапханәчесе ”Инвалидларны онытмыйк” дигән акция кысаларында 12 октябрь көнне инвалидлар янында булды, аларга яңа килгән газета, журналлар, китаплар тәкъдим итте. Китаплар кешегә авырган вакытта да юаныч, якын дус, киңәшче булып калалар.
Киңәшмәдә хезмәткәрләр, уздырылган методик тикшерү нәтиҗәләре һәм методистлар тарафыннан төзелгән рейтинг таблицасы белән таныштылар.