ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2015 ел
җомга
14 октября 2015 года в 8:00, в здании Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района состоится приём граждан представителем Управления Федеральной антимонопольной службы по Республике Татарстан.

Кичә , 8 нче октябрь    көнне , Олы  Нырсы   урта  мәктәбенең  урта  звено укучылары  Гаязов  М. җитәкчелегендә   районыбыз   күләмендә  узучы     армспорт   ярышында  катнаштылар. Алар   сөенечле  хәбәр алып кайттылар. Безнең команда  1 урынны   алды. Тәбриклибез  !!!

Математика, физика, информатика, химия, биология, рус теле, рус әдәбияте, татар теле һәм әдәбияте, инглиз теленнән оештырылгын бу олимпиадаларга Олы Мишә урта мәктәбе укучылары катнашырга зур теләк белдерделәр.  

8 октябрь көнне Теләче Үзәк китапханәсендә санитар көн булды. Китапханәчеләр тәрәзә юдылар, фондтагы китапларның тузанын сөрттеләр. Яңа гөлләр утыртылды.

7 октябрь  көнне  Алан авыл  китапханәчесе,  “Сөләймән  Йосыпов”  исемендәге  мәдәният  хезмәткәрләре,  мәдәният  йорты  терроториясен  тәртипкә  китерделәр.

Олы Мәтәскә китапханәчесе 8 октябрь көнне  “Каенкай” ясле – бакчасында   тәрбияләнүче  балалар янында кунакта булды. Ул нәниләрне яңа кайткан балалар китаплары белән таныштырды.  Балаларга китаплар ошады. Бик кызыксынып рәсемнәрен карадылар. Киләчәктә тәрбияче апалары  балаларны китапханәгә экскурциягә алып килергә ышандырды.  

Шармыш авыл китапханәсендә Сергей Есенинның тормыш юлы һәм иҗатына багышлынган күргәзмә әзерләнде. Теләгән һәркем күргәзмәгә куелган мәгьлүматны укып, шагыйрьнең биографиясенә бәйле белешмә белән таныша ала. Күргәзмә салайд режимында әзерләнде.

8 нче октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә танылган әдип — шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель  Галиевның туган көне уңаеннан   ”Әдипнең алтын тоткалары” исемле күргәзмә куелды.Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Поэзиясендә булсын, проза әсәрләрендә булсын, М.Галиев — үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Аның әдәби иҗаты ассоциатив чагыштыруларга, яңача, көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә бар көченә предмет олимпиадалары бара. Олимпиадаларда укучылар бик теләп катнашалар. Бу атнада химия, җәмгыть белеме фәннәреннән олимпиада булып узды. Укучыларга уңышлар телибез!

Һәрбер бала бу дөньяга чиста китап кебек килә. Бала дөрес формалашсын,мәктәптә яхшы укысын очен балалар бакчасында кече яшьтән үк баланың сөйләменә игътибар итәргә, аның сөйләмен дөрес формалаштырырга,бала белән күбрәк аралашырга,үзеңнең кичерешләреңне бала белән уртаклашырга кирәк.Балалар белән үткәрелгән шөгылләрдә бала белән индивидуаль сөйләшергә аралашырга киңәш ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International