ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2015 ел
җомга
Буген безнен Олы Мэтэскэ балалар бакчасына балалар янына авыл китапханэсе модире Хузиахметова Земфира апалары килде. Ул узе белэн бик куп кызыклы, матур китаплар алып килгэн. Балалар белэн китапларга кузэту оештырылды: алар китапларнын матур рэсемнэрен карадылар, кызыклы шигырьлэрен, экиятлэрен укыдылар. Китапханэ модире балаларга ничек итеп китапларны саклап тотарга кирэклеген анлатты.
«Салават күпере »  журналы – мәктәпкәчә  һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен бердәнбер татар әдәби- нәфис журнал. Журналның исемендә балачакның иң матур уй-фикерләре, теләк-хыяллары салават күпере төсләрендә чагыла. Безнең балалар бакчасына йөрүче балаларның ата-аналары да бу   журналга язылып, балаларны шатландыралар. Алай гына да түгел, бүген “Салават күпере”  журналы редакторлары үзләре үк безнең балалар бакчасына кунакка килделәр. 

Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында балаларга тәрбия һәм белем бирү эше Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп, барлык белем бирү өлкәләрендә дә даими  алып барыла . Төп юнәлешләрнең берсе булып нәфис-нәфасәти үсеш тора. Бу юнәлеш буенча Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында тәрбиячеләр рәсем,кисеп-ябыштыру,әвәләү,музыка шөгыльләрендә  эш алып баралар.  Бу эшнең нәтиҗәләре буларак район,республика һәм бөтен дөнья күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә алган призлы урыннар ачык дәлил булып тора.


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!
Быел да сез һөнәри бәйрәмегезне рухи күтәренкелек белән каршы аласыз. Районыбыз игенчеләре  22042 гектар мәйданнан 453500 центнер икмәк суктырып алу бәхетенә ирештеләр. Һәр гектардан 20,6 центнер уңыш алып, без ындырларыбызны гәрәбәдәй ашлык белән баета алдык. Аеруча, җаваплыклары чикләнгән “Алан”, “Игенче” ширкәтләре, “Сөт иле –Теләче” агрофирмасының Сауш бүлекчәләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу. Аларның ат бәйләрлек алтын баганага  тиң игенче-механизаторлары тырышлыгы белән, әлеге хуҗалыкларның басу-кырының һәр гектарыннан 25-31 шәр центнер уңыш җыеп алынды. Шунысы сөендерә: елның-елында районыбыз терлекчеләре дә продукция җитештерүне арттыра гына бара.

«Тайны родного края» түгәрәге әгъзалары әлеге “Наркотикларга каршы” дип исемләнгән конкурста бик теләп катнаштылар. Алар узләренең иҗатлары белән яшьтәшләренә һәм башка яшьтәгеләргә сәламәт яшәү ничек рәхәт булуын күрсәтергә теләделәр.

8  октябрь көнне “Батыр” спорткомплексында “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе  Балалар  сәламәтләндерү  үзэге белән берлектә 2001-2002 елда туган егетләр һэм кызлар арасында кул көрәше буенча ярышлар уткәрде. Барлыгы 11 команда 94 укучы катнашты.

Олы Нырсы мәктәбе дә бу ярминкәдә мәктәп бакчасында үстерелгән  яшелчәләрне сату белән катнашачак.

Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә  әйдәманнар башлангыч класс укучылары белән “Күңелле тәнәфес” оештырдылар. “Мәче-тычкан”, “Капкалы”, “Урындыклы”, “Крокодил”  кебек уеннарны балалар бик яратып уйнады. Әлеге ял вакыты башлангыч сыныф укучыларының үзләренә дә ошады. Алар  тәнәфестән дәресләргә шат килеш һәм яхшы кәеф белән таралышты.

Сонгы елларда  юлларда машиналар агымы артканнан-арта.Статаистика күрсәткән мәгълүматлар буенча  юл-транспорт һәлакәтләренең саны да күбәя.  Юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңләгән бала тән җәрәхәте ала.Монда транспорт йөртүче өлкәннәрне генә дә гаепләп булмыйдыр, чөнки әлеге күңелсез хәлләр балаларның юл кагыйдәләрен белмәүдән дә килә. Юлларда дөрес йөрергә өйрәтү, игътибарлы булырга кирәклеген аңлату — балалар бакчалары, мәктәпләрнең һәм әти-әниләрнең төп бурычы булып тора. 
Чираттагысы "Терроризм...Сак бул!!!" исеме астында үткән рәсем конкурсы иде. Укучылар шул темага карата рәсемнәр ясадылар, терроризм турында үз фикерләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International