"Хезмәте каты - җимеше татлы"

2015 елның 9 октябре, җомга
Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында балаларга тәрбия һәм белем бирү эше Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп, барлык белем бирү өлкәләрендә дә даими  алып барыла . Төп юнәлешләрнең берсе булып нәфис-нәфасәти үсеш тора. Бу юнәлеш буенча Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында тәрбиячеләр рәсем,кисеп-ябыштыру,әвәләү,музыка шөгыльләрендә  эш алып баралар.  Бу эшнең нәтиҗәләре буларак район,республика һәм бөтен дөнья күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә алган призлы урыннар ачык дәлил булып тора.   Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы 2013 елда , “Иң яхшы биллингваль балалар бакчасы ”- конкурсында катнашып  җиңү яулады  һәм бер миллионлык грантка ия булды,2014-2015 елда Теләче районының мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учрежденияләре арасында үткәрелгән рейтингта  1 нче урынга чыктылар. Бакчага йөрүче балалар да төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып ,призлы урыннар алалар: быелгы уку елы башында гына “Моя Россия завтра”, “Россия, Китай-вчера, сегодня,завтра” Россия күләм рәсем конкурсларында, тәрбияче Закирова А.Х. җитәкчелегендә ,балалар 3нче урынга алып кыйммәтле бүләккә ия булды. Алга таба да бакчабыз һәм анда тәрбияләнүче балалар яңадан- яңа үрләр яулар дип ышанып калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International