Бу көннәрдә Теләченең беренче номерлы бакчасына “Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм гомуми белем бирү программаларын финанслау дирекциясе”енән килгән әйдәп баручы специалист Динар Закиров килеп, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтеп, төнлә белән киемдә яктырту чаралары булырга тиешлеген аңлатып, куркынычсызлык каешы куелмаганда, балалар өчен махсус утыргычлар булмаганда нинди аяныч хәлләр булырга мөмкинлеге турында видео- сюжетлар күрсәтеп, юлда велосипедта һәм җәяү йөргәндә ничек хәрәкәтләнергә кирәклеге турында мастер- дәрес күрсәтеп китте.