Бездә кунаклар.

2015 елның 9 октябре, җомга

«Салават күпере »  журналы – мәктәпкәчә  һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен бердәнбер татар әдәби- нәфис журнал. Журналның исемендә балачакның иң матур уй-фикерләре, теләк-хыяллары салават күпере төсләрендә чагыла. Безнең балалар бакчасына йөрүче балаларның ата-аналары да бу   журналга язылып, балаларны шатландыралар. Алай гына да түгел, бүген “Салават күпере”  журналы редакторлары үзләре үк безнең балалар бакчасына кунакка килделәр. Алар үзләре белән таныш геройлар Йомшаккай һәм Шәвәлине алып килгәннәр иде. Шулай ук кунакларыбыз театральләштерелгән тамаша күрсәтеп, балаларны сөендерделәр. Алар балалар белән төрле кызыклы уеннар уйнадылар, табышмаклар әйттеләр. Ахырдан нәниләргә үзләренең истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Балаларга бу очрашу бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International