ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2015 ел
җомга
Шармыш авылы китапханәчесе Терентьева И.В. авыл мәктәбендә шигьри –әдәби дәрес үткәрде. Шагыйрә Марина Цветаеваның туган көненә багышланган әлеге дәрес «Крылатая женщина - Марина» дип аталды. Укучылар шагыйрәнең искитмәле серле дөньясы белән танышты. Әлеге чарада авторның ачы язмышы, иҗаты турында сөйләнелде, танылган шигырьләре укылды. 

Субаш авылы китапханәсе, җирлекара китапханәдән кайткан яңа китаплар белән һәрвакыт тулыландырылып торыла һәм  тиешле дәрәҗәдә эшкәртелеп барыла. Китапханәче чираттагы яңа кайткан китапларны инвентарь китабына терки, номерларны яза, штамп суга. Шул рәвешчә яңа китаплар укучылар кулына тапшырыла.

9  октябрь көнне “Батыр” спорткомплексында “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе  Балалар  сәламәтләндерү  үзэге белән берлектә 1998-2000 елда туган егетләр һэм кызлар арасында кул көрәше буенча ярышлар уткәрде. Барлыгы 13  команда, 136  укучы катнашты.

Район турында җиңгән укучыларның материаллары республика турына җибәрелде. 
10 октябрь көнне район мәктәпләре Казанда белем бирү оешмалары арасында  үткәрелүче республика ярминкәсендә катнашалар.  Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе һәм  татар хөнәрчеләренең эшләре тәкьдим ителәчәк. 
Әлеге дата уңаеннан, 4 октябрь  көнне, район мәдәният  йортында бәйрәм чарасы   булып узды.   Чарада хәзерге вакытта хезмәт куючы укытучылар гына түгел, хөрмәткә лаек ветеран мөгаллимнәр дә катнашты. 
Мәгариф бүлегенең 2015-2016 нчы уку елыны планы нигезендә 5-7 октябрь көннәрендә мәгариф бүлеге белгечләре җитәкчелегендә районның балалар бакчаларында психолог, логопед, рус һәм татар телчеләре катнашында балалар бакчаларының өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче балаларының психологик яктан мәктәпкә әзерлеге өйрәнелде һәм методик ярдәм күрсәтелде.  
Киңәшмә яхшы хәбәрләрдән башланып китте: балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Т.Р.Имамиев педагоглар Айрат Кыямов һәм Рәмис Галимҗановларны укучылар спартакиадасын үткәрүгә зур өлеш керткән һәм команда әзерләгән өчен Республика мәктәптән тыш эш үзәгенең рәхмәт хаты белән бүләкләде. Т.Р. Имамиев киңәшмәгә килүчеләргә 19-21 октябрь көннәрендә районга мәгариф министрлыгыннан тикшерү белән киләчәкләрен хәбәр итте. 
7-9 октябрь көннәрендә укучыларның мәктәпкә әзерлекләрен тикшерү максатыннан, Теләче урта мәктәбенең 1В сыйныф укучылары белән халыкара iPIPS тикшеренүләре үткәрелде. Әлеге тикшеренүләрдә 21 укучы катнашты.  Алар белән интервьюр – Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәмсетдинова Гүзәл Рифхатовна эшләде.

9 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары  һәм укытучылары  мәктәпләр арасында Казан шәһәрендә үткәрелчәк ярминкәгә барырга  әзерләнәләр.  Укучылар дәресләрдән соң мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләрдән бик матур экспонатлар ясадылар. Үзләре кулдан бәйләнгән бияләйләр, оекбашлар, баш киемнәре алып килделәр. Ярминкә бик бай булырга охшап тора. Ярминкәләр уңышлы үтсен!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International