Шармыш авылы китапханәчесе Терентьева И.В. авыл мәктәбендә шигьри –әдәби дәрес үткәрде. Шагыйрә Марина Цветаеваның туган көненә багышланган әлеге дәрес «Крылатая женщина - Марина» дип аталды. Укучылар шагыйрәнең искитмәле серле дөньясы белән танышты. Әлеге чарада авторның ачы язмышы, иҗаты турында сөйләнелде, танылган шигырьләре укылды. Шулай ук, төрле конкурсларда актив катнашкан укучыларны бүләкләү булды.