10 октябрь көнне Сауш авылы китапханәсе фонды район китапханәсенең комплектование бүлегеннән алып кайтылган 67 данә (37- зурлар өчен, 30- балалар өчен) яңа китаплар белән тулыландырылды. Һәрбер китап учетка алынып, эшкәртү үткәрелеп “Яңа китап – серле хәзинә” күргәзмәсенә куелды.
Җыелышта яңа 2015-16 уку елында куелган бурычлар, планнар,узган уку елында ирешкән уңышлары белән бакча мөдире Зайнуллина А.М. таныштырды.
Тәрбияче Павлова Л.А. үзенең чыгышында ФГОС буенча укыту-тәрбия эшенең асылына төшендерде.Һәрбер авылның үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Безнең Айдар авылы мәдәният йортында да матур гадәтләрнең берсе - кабак бәйрәме үткәрелә. 3 октябрь көнне зур бәйрәм чарасы - “Кабак” бәйрәме быел үзенең кечкенә генә юбилеен – 5 еллыгын билгеләп үтте! Әйе, “Кабак бәйрәме”н уздыра башлаганга 5 ел үтеп тә киткән... Авыл халкы ярдәме белән, мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы белән, ел саен әлеге бәйрәмне үзенчәлеклерәк итеп уздырырга тырышалар. Инде менә ничәнче ел безнең коллектив хезмәткәрләре дә әлеге бәйрәмдә актив катнашабыз һәм тәрле наминацияләрда призлы урыннар яулыйбыз.Әлеге конкурска әзерләнергә ярдәм иткән әти-әниләребезгә һәм бәйрәмне оештыручы клуб мөдире Резеда Фаляховага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Балалар юл-транспорт һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын тиз һәм дөрес таба белсеннәр өчен балалар бакчасында махсус эш алып барыла. Шөгыльләр барышында балаларга төрле ситуацияләрдән чыга белү юлларын аңлатырга өйрәтергә тырышабыз, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез.
8-9 нчы октябрь көннәрендә Теләче районы беренчелегенә армспорт ярышлары үтте.Батыр спорткомплексында уздырылган бу ярышларда Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты. Укучыларыбыз ике көндә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Закирова Язгөл, Мифтахова Алия, Мифтахова Гөлгенә-1урын,Закирова Ләйсән, Гайнуллина Йолдыз, Валимухаметов Илнар-2урын ,Миннебаев Айзат, Валиев Илфат, Кириллов Константин-3урын яуладылар.11команда арасында мәктәбебез командасы 4 урын алды. Без спорт сөюче дусларыбызны уңышлары белән котлыйбыз! Аларга рәхмәт белдерәбез.
Балалар иҗат үзәгенең “Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы җитәкчелегендә, Түбән Саурыш авылында ялгыз яшәүче Самигуллина Мәймүнә апага өй эшләрендә булышырга бардылар. Мәймүнә апа укучыларга үзенең балачак хәтирәләрен сөйләде, укучыларның хезмәт сөючәнлекләрен күреп сөенде һәм ялгызлыгын азга булса да онытты. Әлеге укучылар шушы изге эшне эшли алуларына бик сөенеп кайтып киттеләр.