ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

“Бәйрәм өчен яңа  биюләр, җырлар  өйрәнелде.  Бәйрәмнең сценариясе тулысынча  язылып бетте” –дип хәбәр итте безгә Лесной  клубы мөдире Гөлия Рашатовна.

Балалар дәү әниләре  турында кызыклы хәлләр сөйләделәр, үзләре язган шигырьләрен укыдылар.
Бу очрашуга торле регионнан: Узбэкистан, Казахстан, Башкортстаннан кайткан апалар килгэн иде. Очрашуда кунакларны каршы алу, урам бэйрэмнэре, мал сую йолалары турында сойлэштелэр 

Китапханәләр авылларда эстетик тәрбия бирүнең бер учагы булып тора. Балаларны китапханәләргә тарту, китап, газета-журналлар уку теләкләрен арттыру максатыннан 10 октябрь көнне Җәнәй башлангыч класс  укучылары класс җитәкчеләре Назмутдинова Гөлнара белән Олы Мишә авыл китапханәсенә кунакка  килделәр. Китапханәче Газизова Рузалия балаларга китапка мәхәббәт, сак караш турында “Күңелем ашкына, талпына гел сиңа” дигән әңгәмә үткәрде. Укучылар китапханәдән укырга кызыклы  китаплар  алдылар.   

Укучылар берләшмәгә бик теләп йөриләр һәм барлык үткәрелгән чараларда актив катнашалар. Берләшмәгә йөрүчеләр эстрада җырлары белән берлектә татар халык җырларын да бик теләп башкаралар.

Фильмны карарга югары сыйныф укучылары, студентлар, укытучылар һәм өлкән буын кешеләре дә килгән иде. Күп кешенең бу әсәрне укыганы булса да, әсәр геройлары белән тагын бер кат “очрашу” тамашачы күңелен битараф калдырмады, күзләрен яшьләндерде. Тамашачы мәдәният йортында, зур экранда шушындый татар кинолары тагын да күрсәтелсен дигән теләктә калдылар.

Китап укучыларга А.Алиш һәм аның әсәрләре турында эчтәлекле компьютер презентациясе күрсәтелде. Соңыннан китап укучылар әлеге темага үз фикерләрен дә белдерделәр.

9 октябрь көнне районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре  көне  уңаеннан  узган  көзге  ярминкәдә  Урта Мишә  авылы  клубы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашкан.  

11 октябрь көнне Сауш авылы китапханәсе янында - “Табигатьнең һәр мизгеле матур”  дигән девиз астында, балалар өчен «Беренче карда – синең эзең» исемле уеннар кичәсе  булып үтте. Бу чара балаларда табигатькә соклану хисе, мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үткәрелде. Беренче кар өстендә балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырылды.

11 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә яңа кайткан китаплардан "Исәнме, яңа китап" дип исемләнгән мәгълүмат көне үтте. Китапханәче яңа кайткан  китапларга күргәзмә ясап куйды һәм күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International