7 октябрь кичендә Баландыш мәдәният йортында Г. Әпсәләмов романы буенча төшерелгән “Ак чәчәкләр” татарча кинофильмы күрсәтелде.

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

   7 октябрь кичендә Баландыш мәдәният йортында Г. Әпсәләмов романы буенча төшерелгән “Ак чәчәкләр” татарча кинофильмы күрсәтелде. Фильмны карарга югары сыйныф укучылары, студентлар, укытучылар һәм өлкән буын кешеләре дә килгән иде. Күп кешенең бу әсәрне укыганы булса да, әсәр геройлары белән тагын бер кат “очрашу” тамашачы күңелен битараф калдырмады, күзләрен яшьләндерде. Тамашачы мәдәният йортында, зур экранда шушындый татар кинолары тагын да күрсәтелсен дигән теләктә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International