Олы Мишә авыл китапханәсенә кунакка килделәр.

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Китапханәләр авылларда эстетик тәрбия бирүнең бер учагы булып тора. Балаларны китапханәләргә тарту, китап, газета-журналлар уку теләкләрен арттыру максатыннан 10 октябрь көнне Җәнәй башлангыч класс  укучылары класс җитәкчеләре Назмутдинова Гөлнара белән Олы Мишә авыл китапханәсенә кунакка  килделәр. Китапханәче Газизова Рузалия балаларга китапка мәхәббәт, сак караш турында “Күңелем ашкына, талпына гел сиңа” дигән әңгәмә үткәрде. Укучылар китапханәдән укырга кызыклы  китаплар  алдылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International