8нче октябрь көнне балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта яңа 2015-16 уку елында куелган бурычлар, планнар,узган уку елында ирешкән уңышлары белән бакча мөдире Зайнуллина А.М. таныштырды.
Тәрбияче Павлова Л.А. үзенең чыгышында ФГОС буенча укыту-тәрбия эшенең асылына төшендерде. Әти-әниләр белән эшнең балалар бакчасы өчен мөһим икәнен тагын бер кат ассызыклады. Ахырдан балаларның эшчәнлек вакыты видео тасмада күрсәтелде. Сорауларга җаваплар бирелде.