Һәрбер авылның үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Безнең Айдар авылы мәдәният йортында да матур гадәтләрнең берсе - кабак бәйрәме үткәрелә. 3 октябрь көнне зур бәйрәм чарасы - “Кабак” бәйрәме быел үзенең кечкенә генә юбилеен – 5 еллыгын билгеләп үтте! Әйе, “Кабак бәйрәме”н уздыра башлаганга 5 ел үтеп тә киткән... Авыл халкы ярдәме белән, мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы белән, ел саен әлеге бәйрәмне үзенчәлеклерәк итеп уздырырга тырышалар. Инде менә ничәнче ел безнең коллектив хезмәткәрләре дә әлеге бәйрәмдә актив катнашабыз һәм тәрле наминацияләрда призлы урыннар яулыйбыз.Әлеге конкурска әзерләнергә ярдәм иткән әти-әниләребезгә һәм бәйрәмне оештыручы клуб мөдире Резеда Фаляховага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.