Балалар иҗат үзәгенең “Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы җитәкчелегендә, Түбән Саурыш авылында ялгыз яшәүче Самигуллина Мәймүнә апага өй эшләрендә булышырга бардылар. Мәймүнә апа укучыларга үзенең балачак хәтирәләрен сөйләде, укучыларның хезмәт сөючәнлекләрен күреп сөенде һәм ялгызлыгын азга булса да онытты. Әлеге укучылар шушы изге эшне эшли алуларына бик сөенеп кайтып киттеләр.