7 октябрь көнне “Батыр” спорт комплексының уку классында өстәмә белем бирү педагоглары белән киңәшмә үтте.

2015 елның 9 октябре, җомга

7 октябрь көнне “Батыр” спорт комплексының уку классында өстәмә белем бирү педагоглары белән киңәшмә үтте. Киңәшмә яхшы хәбәрләрдән башланып китте: балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Т.Р.Имамиев педагоглар Айрат Кыямов һәм Рәмис Галимҗановларны укучылар спартакиадасын үткәрүгә зур өлеш керткән һәм команда әзерләгән өчен Республика мәктәптән тыш эш үзәгенең рәхмәт хаты белән бүләкләде. Т.Р. Имамиев киңәшмәгә килүчеләргә 19-21 октябрь көннәрендә районга мәгариф министрлыгыннан тикшерү белән киләчәкләрен хәбәр итте. Укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасар Л.Р.Заһидуллина әлеге тикшерүгә кадәр бөтен эш кәгазьләрен тәртипкә китереп бетерергә киңәш итте.  Методист Д.П. Чернов педагогларны мәктәпләрдән ГТО нормативларын үтәү буенча протоколлар җыю барышы белән таныштырды, әлеге эшнең тулысынча диярлек өстәмә белем бирү педагоглары җилкәсенә төшкәнен ассызыклады. Шулай ук ул протоколларны вакытында тапшырмаган мәктәпләр исемлеген атады, бу исә үз чиратында районның җыелма протоколын Казан шәһәренә җибәрү вакытын тоткарлавын да әйтте. Киңәшмә ахырында кызыксындырган сораулар бирелде, аларга балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге хезмәткәрләреннән җавап алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International