5 октябрьдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан, 4 октябрь көнне, район мәдәният йортында бәйрәм чарасы булып узды. Чарада хәзерге вакытта хезмәт куючы укытучылар гына түгел, хөрмәткә лаек ветеран мөгаллимнәр дә катнашты.
Укучыларга тәрбия, белем бирүдә үзләреннән зур өлеш керткән һәм мәгариф өлкәсендә күп еллар намуслы хезмәт куйган могаллимнәргә район башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин тапшырды. Шулай ук мөгаллимнәргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыкларының, район мәгариф бүлегенең грамоталары тапшырылды.