Урта Мишә авыл китапханәсендә ”Әдипнең алтын тоткалары” исемле күргәзмә куелды.

2015 елның 9 октябре, җомга

8 нче октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә танылган әдип — шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель  Галиевның туган көне уңаеннан   ”Әдипнең алтын тоткалары” исемле күргәзмә куелды.Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Поэзиясендә булсын, проза әсәрләрендә булсын, М.Галиев — үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Аның әдәби иҗаты ассоциатив чагыштыруларга, яңача, көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International