2 октябрь көнне 3нче балалар бакчасында “Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү” буенча бакчаның эшчеләре белән практик күнегуләр булып узды. Шулай ук инструктажлар үткәрелде.
Ахметова Розалия апа – хич картаймас ин актив китап укучыбыз, мэдэни чараларда катнашучыбыз. Без аларга исэнлек-саулык телибез.
Шәтке авылы китапханәсендә терроризм белән көрәш айлыгы уңаеннан ясалган стендка терроризм гамәле корбаны булмау өчен үтәлергә тиешле чаралар турындагы материаллар урнаштырылган. Китапханәгә килгән китап укучыларга терроризм һәм экстремизмның никадәр куркыныч булуын һәрдаим аңлатып торыла.
27 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Без тынычлык яклы” исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста 1-4 сыйныф укучылары актив катнашты.
Иске Җөри авылы китапханәсендә «Нет - террору» дигән стенд ясалып китап укучылар игътибарына тәкъдим ителде.
25 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә бер - береңә хөрмәт һәм бердәмлек хисе тәрбияләү максатыннан "Без төрле, тик без бергә" исеме астында китапларга күзәтү оештырылды.
Ямбулат авыл китапханәсендә милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту, терроризм һәм экстремизм очракларын кисәтү, шулай ук халыкта экстремистик идеология белән килешмәүчәнлек тәрбияләү максатыннан тематик стенд эшләнгән иде. 26 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәчесе һәм клуб мөдире тарафыннан урта сыйныф укучылары белән "Экстремизмга - юк!" айлыгына багышланган әңгәмә дә үткәрелде.