26 сентябрь көнне Теләчебез үзәгендә "Милләтләр кроссы-2015" үткәрелде. Әлеге ярышлар җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үтә торган иң масштаблы һәм массакүләм спорт чарасы булып санала. Һәркем үзенә йөкләнгән араны үтеп үзенең көчен сынады. Бу чарада мәдәният хезмәткәрләре дә теләп катнашты. Коллегабыз Рәмзия Шаймарданова бу ярышта өченче урынны яулады.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгының 09.09.2015 №9257/15 "2015-2016 нчы уку елында башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчкәндә укучыларга старт диагностикасы үткәрү" приказы нигезендә, бүген Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Югары Киибәхуҗа урта мәктәбендә һәм Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә дә, 5нче сыйныф укучылары математикадан старт диагностикасы үтте. 9нчы һәм 11 сыйныф укучылары исә шул ук фәннән муниципаль тестлаштыруда катнашты.
2015 елның 1 нче октябрь көнне “Өлкәннәр көне” уңаеннан Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Ф. М. һәм “Родник”халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин Лесхоз картлар йортына Теләче районыннан булган өлкәннәрне котлап күчтәнәчләр тапшырдылар.
Өлкән кешеләр кунакларны күтәренке кәеф һәм рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар.