ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга
Октябрь ае бәйрәмнәргә бик бай. Әле кичә генә өлкәннәр көнен билгеләп уздык. Тиздән яраткан укытучыларыбызның һөнәри бәйрәме җитә. Олы Мишә урта мәктәбе  укучылары бу бәйрәмгә теләп әзерләнәнләр. 10 сыйныфлар театраль тамаша әзерли, 3-4 сыйныф укучылары яраткан укытучыларына багышлап газета чыгардылар, ә 1-2 сыйныф укучылары шигырьләр, җырлар өйрәнәләр.

Бүген   9нчы, 11 нче сыйныфларда район Мәгариф бүлеге приказы нигезендә математикадан БДИ форматында тест уткәрелде.

1 нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары тырышлыгы белән Өлкәннәр көне уздырылды. Бәйрәмгә лаеклы ялга чыккан барлык олы кешеләр һәм мәктәп хезмәткәрләре чакырылды. Укучылар килгән кунакларны Өлкәннәр һәм якынлашып килүче укытучылар көне белән тәбрикләделәр.

Бәйрәмгә, чакыру открыткасы белән, барлык олылар да чакырылды. Көн матур аяз иде. Бәйрәмчә киенеп апа-абыйлар мәдәният йортына агылдылар. Алар мул табын артында концерт номерлары карап үзләренчә ял иттеләр. Олыларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы,районнан килгән вәкил, ветераннар советы рәисе, мәктәп директоры котладылар.  Алар, үзләренә шундый хөрмәт, ихтирам булганга сөенеп күңелләре булып таралыштылар.

Хөрмәтле өлкәннәребез!Барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сәламәтлек,ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә. Кайгы, хәсрәт күрмичә бар гомерегез шатлык белән үтсен.Һәрчак сөйкемле, матур, зәңгәр күктә балкыган кояш кебек якты булыгыз. Картлык көннәрегезне тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгызның һәм оныкларыгызның сезнең турында кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез.

Бу чарада Теләченең №2 балалар бакчасына йөрүче балалар , музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфредовна җитәкчелегендә ,концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.Бәйрәмгә килгән әби-бабайларны балалар үзләренең шаян биюләре һәм җырлары белән сөендерделәр,шигырь юллары белән котладылар .Мондый чараларда катнашып, балалар бакчасы педагоглары үсеп килүче буында өлкәннәргә карата хөрмәт,үз гаиләләрендә яшәүчеләрне ярату хисен тәрбиялиләр һәм шулай ук балаларның иҗади активлыгын үстерәләр.
Кичәдә авылыбызның өлкән абый-апалары урта мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концертны тамаша кылып, бәйрәм пакетларын алып зур канәгатьлек белән таралыштылар. 
Шушы  бәйрәм уңаеннан Теләче районы балалар сәнгать мәктәбендә күңелле  музыкаль кичә үтте. Бу бәйрәмдә төрле музыка уен коралларында төрле көйләр башкарылды. Бу бәйрәмдә бигрәк тә 1 класс укучылары теләп катнашты.  Бер ай эчендә үзләштергән белемнәрен күреп килгән кунаклар шаккатылар..Ә бу бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрүче 5 яшьлек Айбулат  булды. Алар үзенең укытучысы  Фидәис Зиннатуллович белән “Су буйлап” һәм “Әпипә” татар халык көйләрен моңлы итеп кунакларыбызга җиткерделәр. Бәйрәм күңелле үтте, барлык балар да төрле бүләкләргә ия булды.

30нчы сентябрь көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында бакча мөдирләре катнашында семинар- киңәшмә булып узды.Семинарның төп темасы “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ашавын  оештыру” Семинарда,  мәктәпкәчә укыту буенча методист, Саетова А.Н. ашатуны оештыруда, мәгариф системасында булган яңалыклар белән таныштырды,  безнең алда торган бурычлар хакында сөйләшу алып барды. Икенче булып, 3нче номерлы балалар бакчасы шәфкать туташы, Билалова Э.К. чыгыш ясады. Ул туклану торышына кагылышлы җурналларны тутыруга кагылышлы яңалыклар хакында сөйләде.

1 октябрь көнне балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең өлкән яшьтәге өстәмә белем бирү педагоглары А.М. Вилков, Г.М. Нургалиев, Р.Г.Әбҗәлилов район мәдәният йортында картлар көне уңаенннан уздырылган бәйрәм чарасында катнаштылар. Район үзешчәннәре тарафыннан оештырылган концертка хозурланып, үзләренең яшьтәшләре белән аралаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International