ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга

29 сентябрь көнне районның мәгариф бүлегендә балаларга һәм аларны йөртүче транспорт чаралары өчен куркынычсыз маршрут план-схемаларын төзү буенча семинар булып узды. Биредә балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге директоры Т.Р.Имамиев катнашты. 

29 сентябрь көнне балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге директоры урынбасары Л.Р.Заһидуллина VI нче ПАО “Лукойл” социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗә ясау тантанасында катнашты. Чара Казан шәһәренең “Пирамида” күңел ачу комплексында узды. 

1 октябрь- Өлкәннәр көне, игелек һәм хөрмәт көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан Айдар авылы китапханәчесе иң актив өлкән китап укучыларын бәйрәм белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
2 октября 2015 года в Баландышской основной общеобразовательной школе  Тюлячинского муниципального района был проведён  Всероссийский открытый урок по курсу «Основы безопасности жизнедеятельности». В мероприятии приняли учащиеся, преподаватели  и технический персонал  школы. Был разработан план проведения  мероприятия.  
Бу кичәдә районнан килгән вәкил Хадиев Заһир Таһир улы, ветераннар советы рәисе Нигматзянова Әнвәрә Нәҗип кызы, Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Габдулла улы, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе директоры Сөнгатуллин Марат Мөхәррәм улы катнашты. Җитәкчеләребез өлкәннәрне шушы матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрикләп, узләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Өлкәннәребез яшьлек елларын искә төшереп үзләре дә борынгы матур татар халык җырларын башкардылар.

Өлкәннәребез – безнен горурлыгыбыз. Олкэннәребез хөрмәтенә мәктәп укучылары һәм узешчән артисларыбыз тарафыннан оештырылган  концерт куелды, шулай ук җирле үзидарә башлыгы Р.М. Юсупов олкэннәребезне котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. 
Бәйрәмдә Югары Мәтәске авылыннан 33 кеше катнашты. Өлкәннәрне бәйрәм  белән Олы Мәтәске авылы җирлеге  рәисе М.А. Валиуллин,ветераннар советы рәисе Ә.Н. Нигъматзянова котладылар. Бәйрәм табын артында чәй эчү белән генә тәмамланмады. Өлкәннәр күңелле уеннарда катнашты, җырлап – биеп ял иттеләр.

Бәйрәмебез өстәл табыны артында дәвам итте, өлкәннәребезгә  истәлекле бүләкләр тапшырылды. Өлкәннәребез чарадан бик канәгать калдылар.

Өлкәннәр чәй табыны артында күңелле концерт карап, үзара сөйләшеп бик күңелле утырдылар. Бәйрәм ахырында Алан ширкәте тарафыннан әзерләнгән бүләкләрен алып, рәхмәтләр әйтеп өйләренә таралыштылар. 
1 октябрь көнне Олы Нырсы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, Олы Нырсы җирлеге хемәткәрләре, Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары белән берлектә, “Өлкәннәр көне уңаеннан "Бер курешу- узе бер гомер..." дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Кичәне котлау сүзләре белән Олы Нырсы җирлеге башлыгы Гиниев Рөстәм Гаянович һәм мәктәп директоры Чернов Петр Александрович ачып җибәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International