30 сентябрь көнне Лесной авылынын ашханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә Югары Мәтәске авылыннан 33 кеше катнашты. Өлкәннәрне бәйрәм белән Олы Мәтәске авылы җирлеге рәисе М.А. Валиуллин,ветераннар советы рәисе Ә.Н. Нигъматзянова котладылар. Бәйрәм табын артында чәй эчү белән генә тәмамланмады. Өлкәннәр күңелле уеннарда катнашты, җырлап – биеп ял иттеләр.