1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. Баландыш мәдәният йортында һәр елны бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтәбез. Өлкәннәребез – безнен горурлыгыбыз. Олкэннәребез хөрмәтенә мәктәп укучылары һәм узешчән артисларыбыз тарафыннан оештырылган концерт куелды, шулай ук җирле үзидарә башлыгы Р.М. Юсупов олкэннәребезне котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм-кичә мәдәният йортының тамаша залында чәй табыны артында барды. Ул концерт белән аралашып алып барылды.