Олы Мишә авыл китапханәчесе Гапзизова Рузалия өлкәннәр көне уңаеннан “Очраштыра, күрештерә, дуслаштыра Аулак өй” дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырды. Бу бәйрәм өлкәннәребезне хөрмәтләү, яшьләргә борынгы йолаларны аңлату максатыннан кич утыру күренеше итеп үткәрелде.
1 нче октябрь- Өлкәннәр көне. Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары бу көнне әбиләренә зур хөрмәт күрсәттеләр. Аларның яраткан әбиләре мәктәбебезгә кунакка килделәр.Укучылар өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик итеп, музыкаль кичә бүләк иттеләр.Үз куллары белән эшләнгән открыткалар тапшырдылар.
Кадерле өлкәннәрне хөрмәтлибез,зурлыйбыз!
Чын күңелдән барыгызны бәйрәм белән котлыйбыз!