1 енче октябрь- «Халыкара өлкәннәр көне» . Әле бик кечкенә булсалар да, бу көн безнең балалар өчен дә бәйрәм. Алар һәр ел саен балалар бакчасында эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хөрмәтле кешеләребезне котларга баралар. Менә бүген дә алар үзләренең игелекле гамәлләре белән өлкәннәребезне сөендереп кайттылар. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә юл күрсәтүче хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Бәйрәм белән сезне!
Өлкәннәр көне бүген булса да,
Күңелегез сезнең гел яшь.
Яшәгез безнең арада
Булып назлаучы кояш.