Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Бу бәйрәм көз көненә туры килә. Әллә инде өлкән буын вәкилләре үзләре табигатенең әлеге матур чагы кебек юмарт булгангамы, бәлки өлкәнәйгән саен кеше үзенең үткән юлына борылып карап нәтиҗәләр ясар чагын көз мизгеле белән чагыштырып карау гадәте булгангамы... Чыннан да бит өлкән буын кешесе үзен гомер көзенә кердек дип әйтүчән була. Көзләрегез матур, озын, кояшлы булсын хөрмәтле өлкәннәребез! Шул уңайдан 1 октябрь көнне без Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә "Өлкән затлар кылган һәрбер гамәл, ямь һәм нур өсти безнең тормышка" – исемле өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы үткәрдек. Өлкәннәребез концерт карап,чәй табыны янында гапләшеп,бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп өйләренә күтәренке кәеф белән таралдылар.