30 нчы сентябрьдә, Ямбулат авылы клубында, Өлкәннәр көне уңаеннан, чәй өстәле артында очрашу булды. Чәй өстәлен "Нирус"ширкате әзерләде. Бәйрәмне ширкать башлыгы Сөнгатуллинн Р.М. ачып җибәрде. Ул үзенең матур теләкләрен теләде. Олы Мәтәскә җирле үзидарә рәисе Вәлиуллин М.А. та шул теләкләргә кушылды. Бәйрәмдә авылдашыбыз,оста гармунчы-Рафис Минһаҗевның катнашуы ,аны тагын да ямьләндереп җибәрде.Өлкәннәребез яшьлекләрен искә төшереп ,рәхәтләнеп күңел ачтылар.Алар өчен матур җырлар җырланды, ә кунакларыбыз өйләренә "Нирус "ширкате әзерләгән күчтәнәләрне алып, таралыштылар.