Олы Мәтәскә мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан "Картая мыни соң йөрәк" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

2015 елның 2 октябре, җомга
  Олы Мәтәскә мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан "Картаямыни соң йөрәк" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә районнан килгән вәкил Хадиев Заһир Таһир улы, ветераннар советы рәисе Нигматзянова Әнвәрә Нәҗип кызы, Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Габдулла улы, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе директоры Сөнгатуллин Марат Мөхәррәм улы катнашты. Җитәкчеләребез өлкәннәрне шушы матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрикләп, узләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Өлкәннәребез яшьлек елларын искә төшереп үзләре дә борынгы матур татар халык җырларын башкардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International