1 октябрь көнне - Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында зур бәйрәм чарасы булып узды. Бу чарада Теләченең №2 балалар бакчасына йөрүче балалар , музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфредовна җитәкчелегендә ,концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.Бәйрәмгә килгән әби-бабайларны балалар үзләренең шаян биюләре һәм җырлары белән сөендерделәр,шигырь юллары белән котладылар .Мондый чараларда катнашып, балалар бакчасы педагоглары үсеп килүче буында өлкәннәргә карата хөрмәт,үз гаиләләрендә яшәүчеләрне ярату хисен тәрбиялиләр һәм шулай ук балаларның иҗади активлыгын үстерәләр.