1 октябрь илебездә музыка көнен бәйрәм итәләр. Кайда гына яшәсәк тә җырсыз моңсыз без тора алмыйбыз. Шушы бәйрәм уңаеннан Теләче районы балалар сәнгать мәктәбендә күңелле музыкаль кичә үтте. Бу бәйрәмдә төрле музыка уен коралларында төрле көйләр башкарылды. Бу бәйрәмдә бигрәк тә 1 класс укучылары теләп катнашты. Бер ай эчендә үзләштергән белемнәрен күреп килгән кунаклар шаккатылар..Ә бу бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрүче 5 яшьлек Айбулат булды. Алар үзенең укытучысы Фидәис Зиннатуллович белән “Су буйлап” һәм “Әпипә” татар халык көйләрен моңлы итеп кунакларыбызга җиткерделәр. Бәйрәм күңелле үтте, барлык балар да төрле бүләкләргә ия булды.