26 сентябрь көнне Әбде мәдәният йорты хезмәткәре һәм китапханәче яшьләр белән “Эстремизмга юк” темасына әңгәмә уздырдылар. Яшьләрдә көч куллануны, терроризмны, экстремизмны күрә алмау тойгысын, сабырлык хисләрен тәрбияләү максатында аларга “экстремизм”, “толерантлык” төшенчәләре аңлатылды, экстремистик эшчәнлекнең нәтиҗәләре мисалларда карап кителде. Әлеге чараны йомгаклап Дмитрий Семенов үзенең матур җырларын бүләк итте.