Район хуҗалыкларында кукурузны силоска һәм яшел массага алу давам итә.

2015 елның 2 октябре, җомга

Район хуҗалыкларында кукурузны силоска һәм яшел массага алу давам итә. Бугенге көндә 2545 гектар кукуруз силоска һәм яшел массага алынды,  бөтен булган майданның 54% тәшкил итә ,ягъни 4703 гектар. Район буенча барлыгы 1878 гектар кукуруз силоска алынды һәм 35844 тонна силос әзерләнде. Эшнең, яхшы оештырылышы Алан хуҗалыгы һәм Сэт иле Теләче филиалының, Чулпан булекчәсендә куренә. Алан хуҗалыгы планлаштырылган 200 гектар майданнан 5796 тонна силоска салды ә Сэт иле Теләче филиалының, Чулпан булекчәсендә 458 гектар майданнан 4150 тонна силос салынды. Шулай ук югары дәрәҗәдэ оештырылган эш Сэт иле Теләче филиалының Айдар белән Мишә булекчәләрендә күренә. Бу бүлекчәләрдә барлык кукуруз майданының, 96% җыеп алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International