Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!... Күпме мәгьнә табып була бу сүзләрдән, элек – электэн үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
Бүген 1 октябрь көнне район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган “Сез безгэ кирәк әле” дип исемләнгән концерт программасы булып үтте. Концертта “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы, Регина Алексеева, Ландыш Зиганшина, Диляра Исмагилова, Флюза Галавиева, Әльфия Поташова, Ильсур Шайдуллин, башкаруындагы жырлар яңгырады.
Өлкәннәребез бу җылы очрашудан күңелләре булып яхшы кәеф белән таралыштылар.